Чүпрәле районы Городище авылында Раштуа бәйрәме узды

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

   2023 елның 7 гыйнварында Чүпрәле районы Городище авылында Раштуа бәйрәме үткәрелде. Аны Надежда Мокшина җитәкләгән урта мәктәп коллективы оештырды.

   Раштуа көнендә үткәрелә торган әлеге чара бу авылда яшәүчеләр өчен традициягә әверелде һәм ул танылган якташ - эшмәкәр Николай Угаслов исеме белән бәйле. Нәкъ менә ул 2010 елларда шушы бәйрәмне оештыруның инициаторы булды. 

  Авылдашларын бәйрәм белән котларга Николай Угаслов үзе, якташыбыз - "Сувар" газетасының баш мөхәррире Ирина Трифонова да кайткан иде. 

   Район башлыгы Марат Гафаров та изге бәйрәм белән котлап, иминлек, изгелек һәм дөньяларыбызда тынычлык булсын дип теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International