2022 елның 5 гыйнварында «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында Кыш бабай призларына бадминтон буенча турнир узды.
Уенчыларны һәм җанатарларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы сәламләделәр. Алар залда утыручыларны Яңа ел белән котладылар һәм уенчыларга матур уен һәм уңышлар теләделәр.
Көн карлы булса да, турнирга 50 дән артык спортчы һәм җанатар җыелды.
Турнир югары дәрәҗәдә узды, чөнки биредә бадминтон уены җанатарлары җыелган иде. Укучылар арасында шәхси ярышлар кызлар, кызлар һәм малайлар, яшь төркемнәре буенча, ялгыз разрядта, олимпия системасы буенча аерым үткәрелде. Ярышта 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк уенчылар да катнашты. Уен көне буена сузылса да, уенчылар бик канәгать иде.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр белән бүләкләнде. Кыш бабай белән Кар кызы да үз бүләкләрен тапшырды.