2023 елның 5 гыйнварында "Алтын" универсаль спорт залында Дамир Алимов истәлегенә багышланган Чүпрәле районы пенсионерлары арасында волейбол буенча турнир узды.
Районда Россия Пенсионерлар берлегенең элеккеге район бүлеге начальнигы Дамир Алимов истәлегенә волейбол буенча турнир уздыру традициягә әверелде һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә өлкәннәрне җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Балачактан Дамир Дәүләтшинович спорт белән шөгыльләнә, җиңел атлетика һәм чаңгы спортын аеруча ярата. Институтта укыганда чаңгы ярышлары буенча институтның җыелма командасы өчен чыгыш ясый һәм призлы урыннар ала. Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсен җитәкләгәндә дә төрле спорт чаралары үткәрә иде.
Ветеран спортчыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов сәламләде, ул Дамир Дәүләтшиновичның район һәм спорт үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте һәм Алимовлар гаиләсенә истәлекле бүләк тапшырды.
Турнирда «Ялкын», «Зенит Чүпрәле» һәм «Алтын» командалары катнашты. Турнирның баш судьясы итеп Раил Исхаков билгеләнде.
Барлык очрашулар нәтиҗәләре буенча «Ялкын» командасы - 1нче, «Зенит Чүпрәле» командасы - 2 урын һәм «Алтын» командасы 3 урынны алды. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, кубок һәм дипломнар белән бүләкләнде.