Яңа ел алдыннан актив атмосфера фронтлары узу аркасында Татарстанда һава шартлары сизелерлек начараячак. Явым-төшем, буран, бозлавык һәм көчле җил көтелә. Юлларда көчле бозлавык, кар көртләре һәм кар боткасы барлыкка киләчәк.
31 декабрьгә каршы төндә республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз (хәер, Казанда урыны белән бераз кар яварга мөмкин). Көндез исә Татарстанның бөтен территориясендә кар явачак (көнбатыш районнарда – көчле кар), урыны белән буран чыгарга мөмкин.
Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Юлларда – бозлавык, кайбер урыннарда кар көртләре барлыкка киләчәк. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -7..-12 (көнчыгышта -18 градуска кадәр, ТР башкаласында -7..-9), көндез -1..-6 градус (көнчыгышта -9 градуска кадәр, Казанда -4..-6) тәшкил итәчәк, дип искәртә синоптиклар.
Якшәмбе көнне, 1 гыйнварда, Татарстанда кар һәм җепшек кар явачак, төнлә явым-төшем көчәя. Кайбер районнарда буран чыгарга һәм юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -4..-9 (көнчыгышта -12 градуска кадәр), көндез исә 0..-5 градус тәшкил итәчәк.
Дүшәмбе көнне, 2 гыйнварда, янә кар, җепшек кар һәм яңгыр явачак, төнлә явым-төшем көчәя. Урыны белән буран чыгачак, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, җилнең тизлеге көчәйгәндә урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -1..-6, көндез -2..+3 градус булачак.
Метеорологлар билгеләп үткәнчә, республикада 31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр явым-төшем күләме айлык норманың яртысыннан да артып китәргә мөмкин.