2022 елның 29 декабрендә "Чүпрәле" паркында барлык авыл җирлекләреннән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары катнашында Яңа ел тамашасы, шулай ук Яңа ел гирляндлары белән бизәлгән автотранспортлар парады узды.
Яңа ел тамашасында учреждениеләрнең фасадларын иң яхшы бизәү, кар сыннары, чыршы уенчыклары ясау буенча район конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә Грамоталар, бүләкләр тапшырылды
Чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафитуллин, "Гаилә канаты астында" ТР төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, "Нечкәбил" республика конкурсы җитәкчесе, "Нык гаилә" федераль партия проектының Иҗтимагый советы рәисе Изольда Жуйкова катнашты.
Кунаклар район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, сәламәтлек, гаилә бәхете, уңайлылык, тыныч күк йөзе теләделәр.
Яңа ел тамашасы уеннар, биюләр, яңа ел җырлары, әйлән-бәйлән уеннар белән үрелеп барды. Ә балалар Кыш бабайга үзләренең шигырьләрен сөйләделәр.