2022 елның 29 декабрендә, Уби авылында урнашкан «Җылы йорт» балалар йортында Яңа ел бәйрәме узды. Бүгенге көндә приютта Татарстанның төрле районнарыннан 29 бала тәрбияләнә.
Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, район социаль яклау бүлеге начальнигы Зөлфия Йосыпова һәм Уби җирлеге башлыгы Александр Ярухин килгән иде.
Кунаклар балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, сәламәтлек, укуда уңышлар, имин киләчәк һәм бәхетле тормыш теләделәр. Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
Балалар бәйрәмдә күңел ачтылар, биеделәр, җырладылар, Кыш бабайга һәм Кар Кызы белән үзләренең шигырьләрен сөйләделәр.