Иртәгә, 29 декабрьдә, чираттагы циклонның атмосфера фронты йогынтысында Татарстанда карлы һәм уртача салкын һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төбәкнең кайбер урыннарда, төнлә дә, көндез дә кар, буран булыр дип фаразлана, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
Юлларда бозлавык саклана, көндезге сәгатьләрдә юлларның кайбер урыннарында кар көртләре җыелачак.
Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә начар һава шартларында юлда сак булырга кирәген искәртә. Торак пунктлардан читкә чыгуны кичектерергә, юлга чыгар алдыннан машинаның төзеклеген тикшерергә кирәк. Трассада куркынычсыз тизлекне сайларга, алдан уйланмаган маневрлар ясаудан сакланырга киңәш ителә.