Бу юлысы хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәмне озатуны район башлыгы Марат Гафаров һәм район эшмәкәрләре үз өстенә алды. Исегезгә төшерәбез, моңарчы хәрби хәрәкәтләр ветераннары махсус операциядә катнашучылар янында берничә тапкыр булдылар инде.
Гуманитар ярдәм белән беренче чиратта азык-төлек, көнкүреш товарлары, медикаментлар, җылы кием-салым һәм башка кирәк-ярак әзерләнде. Шулай ук, хәрбиләргә җылы теләкләр белән юлланган хатлар да бар иде. Ярдәм туплауда район оешма-предприятие хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, битараф булмаган чүпрәлеләр дә зур активлык күрсәтте. Игелекле гамәл кылган һәркемгә зур рәхмәт.
Муниципалитетта гуманитар ярдәм әзерләүдән тыш, мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә күптөрле ярдәм күрсәтү дә дәвам итә. Аларның һәркайсы белән тыгыз элемтә булдырылган, мөрәҗәгатьләр кабул ителеп тора. Хәрбиләргә җылы өс киемнәре, көндәлек кирәк-яраклар җыю да дәвам итә.