Чүпрәле районында «Ел укытучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

   1нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Ел укытучысы - 2022»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды.

   Конкурста 8 укытучы катнашты. Конкурсантларның өчесе «Педагогик дебют» номинациясендә чыгыш ясады. Барлык катнашучылар да конкурс сынауларын уңышлы үттеләр: ачык дәрес үткәрделәр, мастер-класс күрсәттеләр.

   Тест нәтиҗәләре буенча конкурсантлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

- Иматдинова Г.М. - Иске Кәкерле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы - I урын

- Максимова К.В. - Алешкин-Саплык урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы - II урын

- Храмова Н.В. - Зур Аксу урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы - II урын

- Әхмәтова Г.М. – 1нче Иске Чүпрәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы - III урын

- Дергунова А.З. – Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы - III урын

"Педагогик дебют" номинациясендә:

- Халитова Д.В. - Кече Чынлы урта мәктәбенең физика укытучысы-I урын

- Маханова О.А. - 1нче Иске Чүпрәле урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы - II урын

- Измайлова Э.Н. - Шланга урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы - III урын.

   «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсында мәгариф бүлеге методистлары Кәримова Лилия Фатыйх кызы, Тумакова Алсу Адельҗан кызы һәм Матак урта мәктәбенең татар теле укытучысы Хәлилова Сирина Айниатулла кызы составында комиссия эшләде.

Үткәрелгән сынаулар нәтиҗәләре буенча урыннар шулай бүленде:

- Фәтхуллина М.З. - Иске Шәйморза урта мәктәбе - I урын

- Яруллина Ф. М. - 1нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе - II урын

- Мушарапова Г.З. - Шланга урта мәктәбе - III урын.

  Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International