Мобилизацияләнгән чүпрәлеләрнең гаиләләренә «Нәфис Косметикс» компаниясеннән берничә айга җитәрлек көнкүреш химиясе запасы тапшырылды. Комплектка кер юу порошогы, сабын, савыт-саба юу һәм чистарткыч керә.
Мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләрен берничә айга көнкүреш химиясе товарлары белән тәэмин итү РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Әлеге максатларга "Нәфис Косметикс" үзенең 70 тоннадан артык продукциясен тапшырыр дип планлаштырыла.
Шулай ук Чүпрәле районыннан мобилизацияләнгән гражданнарның балаларына Яңа ел бүләкләре дә тапшырылды.