Түбән Чәке һәм Зур Чынлы авыл җирлекләре башлыкларына LADA Niva автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Ачкычлар «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы " ассоциациясенең XVII съезды кысаларында тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә сертификат тапшырды. 100 яңа автомобиль (95 җиңел автомобиль (LADA Niva Travel) һәм 5 микроавтобус (марка Соллерс) Татарстан Республикасы авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары башлыклары алды. Нәтиҗәдә муниципаль милеккә 2812 машина тапшырылган.