"Ел спортчысы" премиясендә Татарстанның ГТО комплексын үстерү буенча иң яхшы районнарын бүләкләделәр

2022 елның 23 декабре, җомга

  Идел буе спорт университетында "Ел спортчысы 2022" традицион спорт премиясе узды, анда ел саен ТР җыелма командаларын, республика спорт федерацияләре һәм спорт оешмаларын, шулай ук сезон нәтиҗәләре буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чараларын хөрмәтлиләр.

   Премиянең номинацияләренең берсе булып «ГТО» санала, анда Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы муниципаль районнарын бүләкләделәр.

   Премия лауреатлары:

1 урын - Апас муниципаль районы. Район Советы башлыгы һәм рәисе Айрат Җиһаншин;

2 урын - Чирмешән муниципаль районы. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Айбатов;

3 урын - Саба муниципаль районы. Район башлыгы һәм район Советы рәисе Рәис Миңнеханов;

3 урын - Ютазы муниципаль районы. Район башлыгы һәм район Советы Рәисе Аяз Шәфигуллин.

   Шулай ук номинацияне тапшыру кысаларында Азнакай һәм Казан шәһәрләренә «ГТО алдынгысы» байрагы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International