Чүпрәле районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

  19 декабрьдә Башкарма комитетның актлар залында район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә Чүпрәле районы террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды. Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре дә катнашты.

  Утырыш Яңа ел массакүләм чараларын уздырганда аларның куркынычсызлыгын, иминлеген тәэмин итүгә багышланган иде.

  - Якынлашып килүче бәйрәмнәр тыныч, гадәттән тыш хәләрсез үтәргә тие", - дип ассызыклады утырыш башында Марат Гафаров.

  Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәрендә көчләрнең һәм чараларның террорчылыкка каршы торуга әзерлеге турында полиция начальнигы Ранис Латыйпов сөйләде.

  - Барлык яңа ел чараларының да куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен өстәмә чаралар күреләчәк. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында һәм күп кеше катнашында узучы чаралар аерым контрольгә алыначак. Ирекле халык дружиналары да кизү торачак. Райондагы һәр чара хокук саклау органнарының күзәтүе астында булачак, - дип ышандырды ул.

  - Яңа ел һәм раштуа чараларына әзерлек һәм аларны уздыру чорында район халкы һәм кунакларының иминлеген тәэмин итү буенча барлык кирәкле чаралар күрүегезне сорыйм. Безнең уртак бурыч - Чүпрәле районында бәйрәм көннәрен тыныч уздыру, - дип, мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга Марат Гафаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International