2022 елның 16 декабрендә Чүпрәле районында тагын ике мәктәптә махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә багышланган мәктәп мемориалларын ачу тантанасы булды.
Исегезгә төшерәбез, геройларыбыз истәлегенә тантаналы чаралар «Геройлар истәлеге» проектын тормышка ашыру кысаларында уза. Проектның авторы - "Созидание" яшүсмерләр клубының укытучы-оештыручысы Венера Гәрәева. Әлеге проект социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең муниципаль автономияле һәм бюджет яшьләр сәясәте учреждениеләре конкурсында җиңү яулаган иде.
Бүген Яңа Элмәле һәм Городище урта мәктәбендә Геройлар - Андрей Годунов һәм Денис Исаевка багышланган Истәлек мемориаллар барлыкка килде.
Тантаналы чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, авыл җирлекләре башлыклары, җитәкчеләр, яшьармиячеләр, укучылар, укытучылар һәм, әлбәттә инде, геройларның туганнары һәм якыннары катнашты.
Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, мәктәп мемориалларына чәчәкләр куйдылар. Мәктәп хәтер мемориалларын ачу киләсе атнада да дәвам итәчәк.