Чүпрәле районының төп чыршысы төрле төстәге утлар белән балкыды

2022 елның 17 декабре, шимбә

   2022 елның 16 декабрендә "Чүрәле" паркында Яңа ел бәйрәменең төп символы-яңа ел чыршысы төрле төстәге утлар белән балкыды.Яңа ел чибәрендә утлар кабызу өчен бәйрәм чарасына Кыш Бабай һәм аның оныгы Кар кызы, шулай ук урман әкият геройлары килде.

    Бәйрәмгә чүпрәлеләр, аеруча балалар бик күп җыелды. Әкият персонажлары белән бергә кунаклар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. 

   Яңа ел белән котларга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та килде. Ул  һәр гаиләдә бары тик бәхет һәм яхшылык,  күк йөзенең  кояшлы булуын теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International