Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә

2022 елның 16 декабре, җомга

   Казанда шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, атмосфера фронтлары белән чираттагы циклон килү сәбәпле, һава торышының начарлануы көтелә. Янә бозлы яңгырлар булыр, дип фаразлый синоптиклар.

   Шимбә көнне җепшек кар һәм томан көтелә. Төнлә температура -11, көндез -6 градус тәшкил итәчәк.

   Якшәмбе һава температурасы төнлә -3..-8 булса, көндез -2..+3 тәшкил итәчәк. Урыны белән җепшек кар һәм бозлы яңгыр явуы көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

   Дүшәмбе көнне дә явым-төшем туктамый. Республика территориясендә урыны белән буран чыгачак һәм юлларда бозлавык саклана.

   Сишәмбе явым-төшем кими һәм шактый суыта: төнлә һава температурасы -18, көндез -13 градус тәшкил итәчәк.

   17-19 декабрь көннәрендәге явым-төшем айлык норманың  яртысын тәшкил итәчәк, дип тә фаразлый Татарстан синоптиклары.

    Бәла-каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

    Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International