Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылында гомер итүче Хәмзина Факия Шәрифҗан кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Факия апа 1927 елның 15 декабрендә туып-үсә, шушы авылда ук башлангыч сыйныфны тәмамлый. 1948 елда тормышын корып җибәрә, гаиләдә 5 малай туа.
Тормыш иптәше иртә таңнан кичкә кадәр колхоз эшендә була. Хуҗалык эшләре, баларны карау Факия апа җилкәсенә тошә.
Бүгенгесе көндә юбилярның 8 оныгы, 11 оныкчыгы бар.
Юбилярны шундый истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов котладылар. Кунаклар илебез өчен авыр елларда, сугыштан соңгы елларда күрсәткән хезмәт өчен рәхмәт белдерделәр, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән Котлау хатын, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр тапшырылдылар.