6 кешедән торган Татарстан командасы Самарага «ГТО уеннары» Бөтенроссия турнирына китте. Җыелма команда Республика сайлап алу нәтиҗәләре буенча оештырылды. Анда Казан, Чаллы, Балтач, Әлмәт һәм Тәтеш вәкилләре катнашты. Спортчыларны җибәрер алдыннан ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев тәбрикләде.
Бөтенроссия турниры 14-19 декабрьдә узачак.
Министр урынбасары Татарстан командасына ярышларда яхшы кәеф теләде. Моннан тыш, Илдар Садриев регламент нигезендә ярышларда разрядлы спортчылар катнаша алмый, дип ассызыклады.
"Татарстан командасы җиңүгә омтылыш белән бара, - дип билгеләп үтте турнирда катнашучы Андрей Модин, - Самарада Россиянең 40тан артык төбәгеннән командалар җыелачак. Көрәшәчәкбез, иң югары максатларга лаек булабыз. Бурыч - Татарстанны лаеклы тәкъдим итү", - дип ышандырды ул.