13 декабрьдә «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ГТО мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары клубының утырышы узды. Бу хакта Татарстан спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда «Бердәм Россия» тарафдарлары советы рәисе Светлана Захарова сүзләренә караганда, дискуссия мәйданчыклары оештыру даими практика булып тора.
«Бүген безнең мәйданчык ГТО темасына һәм патриотик тәрбиягә багышланган. Соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, безгә яшьләр белән дә, өлкән буын белән дә игътибар белән эшләргә кирәк. Хәзер моңа олылар тарафыннан да ихтыяҗ бар», - дип хәбәр итте Захарова.
Утырыш кысаларында предприятие һәм оешма хезмәткәрләре белән мондый эшне көчәйтергә тәкъдим ителде.
Парламентарийлар дискуссия мәйданчыгы кысаларында кергән барлык тәкъдимнәрне дә исәпкә алдылар, формалаштырылган тәкъдимнәрне Дәүләт Советына җибәрергә кирәк икәнлекне дә ассызыкладылар.
Шулай ук чара кысаларында ГТО тапшыру нормаларындагы яңалыклар турында да фикер алыштылар. Сүз яшь баскычларын арттыру турында бара
«Бердәм Россия» нең «Балалар спорты» проектының төбәк координаторы Ольга Павлова фикеренчә, физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен дә ГТО тапшыру мөмкинлеге бирү мөһим.
Дискуссия клубы - «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының проектларының берсе, аның максаты - иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм закон чыгару, шулай ук башкарма хакимият органнарында алга таба эшләү өчен тәкъдимнәр формалаштыру.