2022 елның 15 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында догазификация программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшлиячәк.
Догазификация программасында катнашу мөмкинлеге, аның нинди принципларда тормышка ашырылуы, аны тормышка ашыру барышында кемгә һәм нинди ташламалар бирелүе турында, шулай ук башка сорауларыгызга Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре җавап бирәчәкләр.
Сорауларга җавапларны 2022 елның 15 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча алып булачак.
Шулай ук гражданнардан мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша да кабул ителә. Сылтама: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm