Татарстан Республикасы салым органнарында ачык ишекләр көне узачак

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

   2022 елның 15 декабрендә 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориаль салым органнарында салым түләүчеләр өчен «Бердәм салым счеты институтын кертү турында» ачык ишекләр көне узачак.

   Чарада катнашучыларга бердәм салым счетының өстенлекләре турында, 2023 елның 1 гыйнварыннан барлык салым түләүчеләрне нинди үзгәрешләр көтүе; мәҗбүри түләүләрне түләү тәртибе һәм сроклары ничек үзгәрүе; мәҗбүри түләүләр ничек исәпкә алыначагы, салымнар буенча ничек бердәм исәп-хисап ясау турында сөйләячәкләр.

  Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе барлык салым түләүчеләрне чарада актив катнашырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International