Чүпрәле районыннан Алия Карусева «Вице – Раççей Чăваш пики-2022» («Россиянең вице-чуваш чибәре -2022») титулын "Россиянең чуваш гүзәле-2022" Бөтенроссия конкурсында яулады.
11 декабрьдә, Чабаксарда "Россиянең чуваш гүзәле-2022" Бөтенроссия матурлык һәм талантлар конкурсы узды. Конкурста катнашучылар чуваш телен, мәдәниятен һәм сәнгатен белүләрен күрсәттеләр, милли киемнәр һәм традицион ризыклар күрсәттеләр, иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар.
Якташыбызга район һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре ярдәм итте. Чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та катнашты. Шулай ук Чүпрәле районында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә узган тавыш бирүгә актив кушылдылар, анда Алия тавыш бирү буенча 1нче урынны алды.
Алия Карусеваны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!