Юбилейларыгыз котлы булсын!

2022 елның 10 декабре, шимбә

   Бүген, 10 декабрьдә, Чүпрәле районында яшәүче берьюлы ике кеше 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

   Юбилярларны район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлаулар һәм бүләкләр белән Чүпрәле муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов һәм урыннарда авыл җирлекләре башлыклары тәбрикләделәр.

  Җитәкчелек исеменнән беренче котлауны Иске Задур авылында яшәүче Гелзаһирә Зартдин кызы Шәмсетдинова алды. Алар ире Акрам абый белән бергә җиде бала үстергәннәр. Кызганычка каршы, Акрам абый бик иртә үлгән һәм Гелзаһирә апага балаларын ялгызы гына аякка бастырырга туры килгән.

    Юбиляр бик күп еллар хат ташучы булып эшли. Ул вакытты авыллар арасында юллар да булмый, ә гәҗит-журналларны, хатларны вакытында тапшырырга кирәк. Бик тырышып эшли Гелзаһирә апа, бу турыда күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм грамоталар сөйли.

   Гөлзаһирә апа хәзерге вакытта Ульяновск шәһәрендә, кызы тәрбиясендә яши, шулай да юбилей көнендә ул өенә, авылга кайта һәм биредә барлык кунакларны каршы ала.
   Гелзагира Зартдиновнаның бүгенгесе көндә 14 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Юбилей көнендә дә балалар әниләрен һәм әбиләрен юбилее белән котларга килгән иделәр.

***

   Татар Төкесе авылыннан Зәйтүнә Зәйнулла кызы Садыйкова да бүген истәлекле вакыйганы бәйрәм итә.

  Юбиляр 1932 елның 10 декабрендә Татар Төкесе авылында туган. 4 класс белеме бар. 10 яшендә әнисе Ләтифага ияреп урак урырга урып-җыю эшенә өйрәнгән. 14 яшендә башка кызлар белән авыл Советы Әлмәт шәһәренә эшкә җибәрә. Шунда ике ел төзелештә эшли. “Авыдан чабата киеп киткән кызларга зур гына ботинкалар бирделәр. Шушы авыр, зур ботинкаларны сөйрәп, кирпеч, балчык ташыганнарым гомеремдә исемннән чыкмый,” – диеп искә ала Зәйтуна апа. Ике еллап вакыт үткәч аларны Казанга эшкә җибәрәләр. Анда йөкче хезмәтен үтәгән. 1950 елда, 18 яшендә, яңадан туган авылына кайта ул һәм фермага маллар карарга эшкә урнаша. Калган елларын шунда эшләп пенсиягә чыга. Пенсиягә чыккач та ике ел эшләргә туры килэ.

  Зәйтүнә апа - хезмәт ветераны, коммунистик хезмәт ударнигы, күп тапкырлар социалистик ярышларда җиңүче, ТАССРның 47нче округы хезмәт ияләре депутатларының район Советы депутаты була.

  Бүгенгесе көндә юбиляр энесе Хәмзә абый һәм аның хатыны Рәйнә апа тәрбиясендә гомер итә. Аның үз гаиләсе һәм балалары булмаган. Туганнарының оныкларын ул үз балалары кебек ярата. Юбиляр бүген дә район, авыл җирлеге, гомумән, бөтен ил вакыйгалары белән кызыгып яши. Күзлексез гәҗит укый, телевизор карый һәм бүгенге буынның бәхетле тормышта яшәвен тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International