Татарстанда кар, буран һәм бозлы яңгыр көтелә

2022 елның 9 декабре, җомга

  Татарстанда 10-12 декабрь көннәрендә һава шартларының начарлануы көтелә. Кар, буран, көчле җил һәм бозлы яңгыр хакында кисәтә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

   10-11 декабрьдә республикада болытлы һава торышы була. Буран, җепшек кар фаразлана. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы -5..-12 градус, көндез 0..-8 градус көтелә. Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

   Дүшәмбе, 12 декабрьдә, Татарстанда кар, җепшек кар һәм бозлы яңгыр көтелә. Кайбер районнарда буран чыгарга мөмкин. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

   Көндез һава температурасы -5 градус, ә төнлә -8 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре саклана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International