Россия Федераль салым хезмәте сайтында промо бит булдырылган, ул салым түләүчеләргә мәҗбүри түләүләрне исәпкә алуның яңа тәртибенә күчүнең барлык нечкәлекләрен – бердәм салым счетын ачыкларга ярдәм итәчәк. Яңалык 2023 елның 1 гыйнварыннан эшли башлый.
Бердәм салым счеты - гади һәм хатасыз салым түләү мөмкинлеге. Әгәр счетка артык акча түләнгән булса, салым түләүче аны кире кайтара яки бүтән түләүчегә күчерә ала.
Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, биттә бердәм салым счетына багышланган бүлеккә сылтама бар, анда бу тема буенча иң еш очрый торган сорауларга җаваплар бар.
Бердәм салым счеты буенча кирәкле мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең Контакт-үзәгендә 8-800-222-22-22 телефоны буенча, шулай ук Таксика чат-ботыннан алырга мөмкин.
Промо бит: (https://www.nalog.gov.ru/rn77/news/activities_fts/12937161/)
Бердәм салым счеты: (https://www.nalog.gov.ru/rn77/ens/)