Чүпрәле районыннан 90 яшьлек Аделҗан Физханов машина да йөртә һәм үзе хуҗалык белән дә идарә итә

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

   2022 елның 7 декабрендә Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында яшәүче Физханов Аделҗан Әхмәтҗан улына 90 яшь тулды.

   Истәлекле дата уңаеннан хезмәт ветеранын район башлыгы исеменнән аның урынбасары Алексей Ярухин котлап, бүләкләр тапшырды, исәнлек-саулык теләде.

    Аделҗан Әхмәтҗан улы Шланга авылында туып-үсә. Алар гаиләдә икәү генә була: ул һәм сеңлесе. Әтиләрен сугышка алалар һәм ул аннан эйләнеп кайтмый. Әниләре аларны ялгызы үстерә.

    Мәктәпне тәмамлап армия сафларында хезмәт итә, аннан сон шахтага Донбасска китә. 1966 елда туган якларына кайта һәм милициядә участок инспекторы булып эшли башлый. Лаеклы ялга кадәр Чүпрәле районы дәүләт иминияте башлыгы урынбасары, аннары Иске Шәйморза участок инспекциясе башлыгы булып эшли. Биредә Аделҗан абый Солтания Сәетгәрәевна белән тормыш корып җибәрә һәм алар 50 елдан артык бергә яшиләр. Кызганычка каршы, быел тормыш иптәше бу дөньядан китеп бара. Аларның балалары булмаган. Хәзерге вакытта юбиляр ялгызы яши. Аны социаль хезмәткәр Ләйсән Мәүлетова карый. Шулай ук Солтания апаның бик күп туганнары бар, алар биредә авылда яшиләр һәм еш кына Аделҗан абый янына киләләр.

   Аделҗан Әхмәтҗан улы әлегә кадәр руль артында йөри. Хуҗалыкта азык-төлек яки берәр нәрсә кирәк булганда, ветеран "Ока" машинасына утырып кибеткә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International