Чүпрәледә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм узды

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

   1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь аеның беренче ункөнлеген инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Әлеге декадада җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.

   Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Спорт, мәдәният өлкәсендә өлкәсендә казанышлар яулаган райондашларыбыз да әз түгел. Бу хакта бәйрәмдә үз чыгышында район башлыгы Марат Гафаров та әйтеп үтте.

   – Безнең һәркайсыбызга сездән бары тик үрнәк аласы кала. Язмыш тарафыннан бирелгән сынау, авырлыклар аша сез үзегездә төрле сәләтләр, талантларыгызны ачасыз, югары уңышларга ирешәсез. Бүгенге фестиваль дә нәкъ шундый балаларыбызны җыйды. Ул сезне тагын да яңа яктан ачсын. Алга таба да һәр көнегез матур хатирәләр, яңа истәлекләр белән тулылансын, - диде ул.

   Район халкын социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Юсупова да җылы теләкләрен җиткереп, балаларга тугры дуслар, ышанычлы иптәшләр һәм һәрвакыт янәшәләрендә аларны яратучы әти-әниләренең булуларын теләде.

   Чыннан да бәйрәм яңа талантларны ачты. Балалар уенннар уйнаудан, табышмакларга җаваплардан табудан тыш, үзләре дә сәхнәгә менеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Әлбәттә, аларның барсы да иң газиз кадерле кешеләре – яраткан әниләренә багышланган иде.

   Бәйрәмгә балалар төрле авыллардан чакырылган иде. Зур Аксудан Ольга һәм Сергей Искендеровлар уллары Петр белән килгәннәр. Петрга 5 яшь тулган. Катнашучылар арасында иң кечкенәсе һәм яше булуга карамастан, оялып тормады. Сәхнәгә менеп, шигырь сөйләп бирде. Ә Иске Чүпрәледән Ләйлә үзенең шигырендә “Без барыбыз да кешеләр! Үз ихтыяҗлары белән, үз теләкләре белән...Бер-беребезгә әз генә игътибарлы булып яшик, җылыбызны кызганмасак иде” ,- диде.

  Бәйрәм дәвамында балаларның күңелләрен Кар Барсы һәм әкият герое Аю күтәрде. Иң активлар, әлбәттә, бүләкләргә, Дипломнарга ия булды. Катнашучыларның һәммәсенә дә исә, киләсе елның символы - йомшак Куян тапшырылды һәм район башлыгыннан Яңа ел әкиятенә чакыру алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International