Инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үтәчәк

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

   Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вакаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская 9 декабрьдә 10.00-15.00 сәгатьләрдә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын саклау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” уздыра.

   Сезнең сорауларга шулай ук ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы,  ТР буенча РФ Социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлекчәсе, ТР буенча медик-социаль экспертиза Баш бюросы белгечләре җавап бирчәчәк.

   “Кайнар линия” телефоны: (843) 236-00-71. Сорауларыгызны +7 (939) 345-37-50 телефон номерына WhatsApp аша да юлларга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International