Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышын чакыру турында

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

   Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2022 елның 6 декабрендәге 51 номерлы карары нигезендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме өченче утырышы чакырыла.
   Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
2) 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында.
3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында Җәмәгать тыңлауларын (иҗтимагый фикер алышуларны) оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү турында.
5) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Олы Аксу авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
6) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Матак авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
7) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
8) 2023 елга Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының эш планын раслау турында.
9) Төрле.
   Район Советы утырышы 2022 елның 14 декабрендә 11:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International