Салымнарны вакытында түләү - һәр салым түләүченең конституцион бурычы

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

    2022 елның 1 декабрендә физик затлар тарафыннан 2021 ел өчен милек салымы түләү вакыты тәмамланды.  Әгәр салым түләүче салымны вакытында түләмәгән булса, инде икенче көннән, ягъни 2022 елның 2 декабреннән, ул бурычлы санала.

   Шуңа күрә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына конституциячел бурычларын үтәргә һәм милек салымнарын вакытында түләргә тәкъдим итә.

     Шулай итеп, 2022 елның 2 декабреннән башлап, пенялар хисабына бурыч көн саен артачак.
Бурычны түләтү хисабына түләмәүчегә шулай ук бурычның җиде процентын да түләргә туры киләчәк.

   Бурычлар түләнмәгән очракта, салымнар түләү буенча бурычларны мәҗбүри түләтү турындагы эш җәмәгать судына тапшырыла. Гражданинга карата суд боерыгы чыгарылган очракта бурыч суммасы дәүләт пошлинасы күләменә арта. Суд приставлары аны ирекле түләп бетерү вакытын билгели, аны бозган очракта бурыч башкару җыемы суммасына да артачак. Салымнар буенча бурыч эш бирүче аша (хезмәт хакыннан) яки бурычлының мөлкәте хисабына алына. Моннан тыш, бурычлы кешегә Россиядән читкә чыгуны чикләргә мөмкиннәр.
   Бүгенге көндә салым, җыем, пеня, штраф, процент түләү буенча таләпләр җибәрү дәвам итә.
Шәхси кабинеттан файдаланучыларга электрон рәвештә таләпләр инде җибәрелгән. Шуңа күрә әлеге сервистан файдаланучыларга шәхси кабинетларын тикшерергә кирәк. Салым бурычлары булган калган түләүчеләргә салым, җыем, пеня, штраф, процентлар түләү буенча таләпләр почта аша җибәрелә. Билгеләнгән планнар бозылмас өчен, Россия Федераль салым хезмәте салым бурычларының булу-булмавын алдан ук тикшерергә һәм Конституциядә беркетелгән салым түләү бурычын үтәргә киңәш итә.  
     Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салым түләүченең шәхси кабинетында» салым түләүченең бурычлары барлыгын-юклыгын белеп була һәм аларны, өйдән дә чыкмыйча, онлайн рәвештә түләргә мөмкин. Шулай ук салымнар буенча бурычларны www.gosuslugi.ru сайтында, территориаль салым органына яки «Мои документы» күпфункцияле үзәгенең якындагы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп тикшерергә була. Салымнарны онлайн-сервислар ярдәмендә «Салымнар һәм пошлиналар түләү» блогыннан түләргә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International