2022 елның 3 декабрендә, Билгесез солдат көнендә, Чүпрәле районында шахмат ярышлары үтте.
Чара шулай ук инвалидлар декадасы кысаларында уздырылды. Чүпрәле районының яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан сугышчан хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды.
Чарада район башлыгы Марат Гафаров та катнашты. Ул үзенең чыгышында ватанының тыныч һәм якты киләчәге өчен һәлак булган кешеләрнең батырлыгын буыннан-буынга тапшырырга кирәклеген билгеләп үтте.
Соңыннан призерлар грамоталар белән бүләкләнделәр.