Чүпрәле районында яшәүче Рафаилә Хисматуллинаны юбилее белән котладылар

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

   2022 елның 3 декабрендә Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында яшәүче Хисматуллина Рафаилә Абдракип кызы үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте, аңа 90 яшь тулды. 

    Әлеге истәлекле бәйрәм белән аны Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов котладылар. Рафаилә ханымга район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

   Рафаилә Абдракип кызы Яңа Чокалы авылында күп балалы гаиләдә (14 балалы) бишенче булып доньга килә. аларның гаиләсе күп балалы була. Ата-аналары бик укымышлы һәм акыллы кешеләр була. Әтисенә сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булган. Авыл советы секретаре, май заводы директоры булып эшли. Ә әнисенең ата-бабалары авылда указлы муллалар һәм укытучылар булган.

   Рафаилә дә яхшы белем алган, шуннан соң авылда, аннары район үзәгендә укытучы булып эшли башлаган. Аннары аны Яңа Ишле авылына күчерәләр. Монда ул булачак ире Җәүдәт белән танышып гаилә корып җибәрәләр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Җәүдәт абый да, Рафаилә апа да гомер буе туган авылында хезмәт куялар. Кызганычка каршы, 2010 елда Жәүдәт абый бу дөньядан киттеп бара. Шулай да алар бергә 51 ел яшәп калалар.

   Хәзерге вакытта юбиляр улы һәм килене тәрбиясендә яши. Аның 8 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International