3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе 3 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр «Кайнар линия» эшен оештыра һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча инвалидларга (раслаучы документлар булганда) гамәли ярдәм күрсәтәчәк.
Шалтыратулар Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлегендә Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон номерлары буенча кабул ителә 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2-52-59.