Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасында үтәчәк чаралар
|
Чаралар |
|
|
|
Район хакимиятендә мөмкинлекләре чикле кешеләр әзерләгән эшләнмәләрне сату буенча хәйрия акциясе |
5.12.2022 7:00 – 8:00 |
Район Башкарма комитетында атна саен үткәрелә торган планеркада катнашучы җитәкчеләргә балалар һәм өлкәннәр тарафыннан әзерләнгән төрле иҗади эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк. Хәйрия акциясендә табылган финанс акчалары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә юнәлдереләчәк |
|
Инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында «Йөрәгемдә игелек» фестивале |
5.12.2022 11:00
|
Фестиваль район мәдәният йортында узачак. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясаячаклар. Фестивальгә мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылган. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Гайзатуллин Р. Р. һәм район башлыгы Гафаров М.Р. катнашачак. |
|
Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле кешеләр әзерләгән эшләнмәләрне сату буенча хәйрия акциясе |
7.12.2022 9:00 – 12:00 |
Хәйрия акциясе район мәдәният йортында узачак. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр кулы белән ясалган әйберләрне теләсә кем сатып ала ала. Хәйрия акциясендә табылган финанс акчалары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә юнәлдереләчәк |
|
«Алтын» спортлар залында инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашында "Күңелле старт" Спартакиадасы |
09.12.2022 9:00
|
Спартакиада Иске Чүпрәле авылының "Алтын" спорт залында узачак. Чарага мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр чакырылган. Ярышта катнашучылар физик сәламәтлеге чикләнгән затлар өчен махсус әзерләнгән спорт ярышлары өчен тигез бәяләнгән ике командага бүленәчәк. |
|
Инвалидларның өйләренә бару |
01.12.2022- 10.12.2022 |
Декада чорында барлык торак пунктларда да авыл клублары хезмәткәрләре төрле чаралар уздыру өчен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашачак. |
|
Инвалидлар декадасы кысаларында "Акчарлак" бассейнына бушлай йөрү |
01.12.2022- 10.12.2022 |
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ункөнлек чорында "Акчарлак" йөзү бассейнына йорү бушлай булачак. |
|
«Игелекле эш» акциясе - инвалид балаларның өйләренә бару |
03.12.2022
|
Гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары һәм укучылары өйдә белем алучы балаларга барып сувенирлар тапшырачаклар. |
|
«Мин булдырам» түгәрәге |
03.12.2022
|
Балалар иҗат йортында мөмкинлекләре чикле балалар белән «Мин булдырам» түгәрәгендә катнашучылар шөгыльләнәчәк |
|
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре карамагындагы инвалидларның торак урыннарын санитар-гигиена чистарту |
01.12.2022- 10.12.2022 |
Декада чорында социаль хезмәткәрләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җыештыруда ярдәм күрсәтәчәкләр. |