Самарада «ГТО уеннары» Бөтенроссия турниры узачак

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

  14-19 декабрьдә Самарада «ГТО уеннары»III ГТО чемпионнары фестивале узачак Ярышлар «Арена» универсаль спорт комплексы территориясендә узачак. Фестивальне уздыру белән гомуми җитәкчелек итүне Россия Федерациясе Спорт министрлыгы башкара.

  Чарада ГТО комплексы нормативларын үтәүдә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Россия Федерациясе субъектларының 48 командасы катнашачак. Команда 7 кешедән тора. Шулай ук ярышларга сайлап алу турнирын узган 90 тан артык индивидуаль катнашучы киләчәк. Гомумән алганда, 400гә якын Физкультурачы катнашыр дип көтелә.

Татарстан Республикасыннан турнирга 6 кешедән торган команда барачак:

- Алинә Лошадкина, Казан (ГТОның 6 баскычы);

- Хәлил Бикбаев, Балтач (ГТОның 6 нчы баскычы);

- Ирина Кульчеева, Әлмәт (7 нче баскыч);

- Фәнис Гомәров, Тәтеш (7 нче баскыч);

- Наталья Дорофеева, Чаллы (ГТОның 8 нче баскычы);

- Андрей Модин, Казан (ГТОның 8 баскычы).

  Катнашучылар ГТО сынауларының аерым төрләрендә рекордлар кую өчен көч сынашачак, иң яхшылары «ГТО рекордлар китабына» кертеләчәк.

   Ярышлар турында нигезләмә һәм катнашу шартлары белән түбәндәге сылтама буенча танышып була: https://www.gto.ru/files/uploads/documents/638453d37f88e.pdf.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International