Татарстанда 28 ноябрьдә «ГТО комплексының инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар тарафыннан сынау нормативларын үтәү буенча тестлар оештыру» курслары старт алды. Курслар 72 сәгать дәвам итәчәк, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында үтәчәк.
Курсларда тыңлаучылар комплексның нигезләре, ГТО нормаларын кабул иткәндә инвалидлар һәм затлар белән үзара бәйләнеш үзенчәлекләре, норматив-хокукый документлар, затларның физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерүне оештыру тәртибе белән танышачаклар.