Бүген, кышның беренче көнендә, Шланга авылында яшәүче Низамова Шәмшикамәр Мифтахетдин кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Шәмшикәмәр Мифтахетдинова күп балалы гаиләдә туып-үскән. Тормыш авыр булганлыктан, балачактан ук эшләргә туры килә аларга, шунлыктан укырга да вакыт булмый.
Шланга авылыннан Насыйбулла исемле егеткә кияүгә чыга. Гаиләдә 12 бала туа, әмма авырулар һәм тормыш авырлыклары аркасында бер-бер артлы 6 балалары үлә.
Гомере буе колхозда сарык караучы булып эшли Шәмшикәмәр апа.
Хәзерге вакытта улы Нурислам белән яши. Юбилярның 8 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.
Шамшикамәр Мифтахетдин кызын котларга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Баһаветдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов килделәр. Алар юбилярга район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау хатын һәм бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.