Бүген, кышның беренче көнендә, 2022 елның 1 декабрендә, Петр Дементьев исемендәге паркта Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт үтү өчен хәрби хезмәткә чакырылучыларны озату тантанасы булды.
Чарада җитәкчеләр, авыл җирлекләре, башлыклары җәмәгать оешмалары вәкилләре, ата-аналар, хәрби хезмәткә чакырылучыларның туганнары һәм якыннары катнашты.
Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов армиядә хезмәт итүнең мактаулы булуын билгеләп үтте.
- Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз, исән-имин хезмәт итегез! - диде Айрат Җәлалов.
Бүген хәрбиләр исемлеген Яңа Чүпрәле авылыннан Риназ Гобәйдуллов, Чуваш Бизнәсе авылыннан Вадим Захаров, Яңа Уби авылыннан Вадим Ижегеров, Иске Кәкерле авылыннан Ильяс Кәлимов, Татар Саплыгы авылыннан Никита Кудряшов, Зур Аксу авылыннан Михаил Лисов, Максим Мигулкин Иске Чүпрәледән Алмаз Садеев, Иске Кәкерледән Рөстәм Сафиуллин тулыландырды.