Соңгы елларда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көнендә гражданнарны кабул итү буенча чаралар үткәрү матур традициягә әверелде.
Агымдагы елда Партия оешуга 21 ел тулу уңаеннан гражданнарны кабул итү декадасы 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр узачак.
График нигезендә Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, район Советы депутатлары, төрле оешма җитәкчеләре халыкны кабул итәләр. Кабул итүләр онлайн форматта да үткәрелергә мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 2-20-95.