ЕНС аша салым түләү буенча вебинарда катнашырга чакырабыз

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

   Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым счеты аша салым түләүгә күчү турында» дигән темага вебинарда катнашырга чакыра. Вебинар 2022 елның 8 декабрендә 10:00 сәгатьтә узачак.

  Вебинарның спикеры: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Кузьмина Олеся Сергеевна.

  Чара барышында карала торган тема буенча кызыксындырган сорауларны онлайн режимда бирү мөмкинлеге тормышка ашырылачак.

  Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

  Вебинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк (https://w.sbis.ru/webinar/34687ec9-fd18-4b37-a581-d72913f2c395) һәм ачылган биттә «Катнашам» дигән төймәгә басыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International