Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында түбәндәге адреслар буенча: Буа ш .Ефремов ур., 135 «В»; Тәтеш ш., Свердлов ур., 43, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив ур., 10 йортта 2022 елның 8 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Бердәм «Ачык ишекләр» көненең максаты - эшмәкәрләргә идарә компетенциясе чикләрендә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.
Язылу өчен телефон номерлары: 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2-52-59.