Салымнарны вакытында түләү - һәр салым түләүченең конституцион бурычы

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

    2022 елның 1 декабрендә физик затлар тарафыннан 2021 ел өчен милек салымы түләү вакыты тәмамлана.  Әгәр салым түләүче салымны вакытында түләмәсә, инде икенче көннән, ягъни 2022 елның 2 декабреннән, ул бурычлы була.

   Шуңа күрә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына конституциячел бурычларын үтәргә һәм милек салымнарын вакытында түләргә тәкъдим итә.

   Вакытында түләнмәгән салымнар бервакыт кешене бик авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Әйтик, чит илгә ялга очарга җыенасыз ди, һава аланында сезнең салым түләмәвегез ачыкланса ялыгыз бозылды, сезне чит илгә чыгармыйлар. Моннан тыш түләнмәгән салымнар өчен пенялар артып баруын да истән чыгармаска кирәк.

   Алдан түләп куелган салым акчасы Федераль казнаның билгеле исәп-хисап счетына күчерелә, шунда үз вакытын көтеп ята һәм милек салымнарын түләү вакыты җиткәч, салым органы мондый түләүне исәпкә алуны мөстәкыйль үткәрә. Беренче чиратта, түләү физик затның, салым буенча булган недоимкаларны яки бурычларын түләүгә юнәлдереләчәк. Бердәм салым түләве гражданнарга мөлкәт салымнарын түләүне максималь дәрәҗәдә гадиләштерә.

   Салым түләү хакында хәбәр алсагыз бүген үк «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисларыннан файдаланып яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша «Аванс янчыкларын тулыландыру» опциясен кулланып күчерергә мөмкин. Түләү процедурасы бик гади: фамилиясен, ИННын һәм түләү суммасын күрсәтү дә җитә.

   Бердәм салым түләү суммасын исәпләргә «транспорт салымы калькуляторы», «җир салымы һәм физик затлар милкенә салым калькуляторы» онлайн-сервислары Россия Федераль салым хезмәте сайтында nalog.ru ярдәм итәчәк. Тулырак мәгълүматны теләсә кайсы салым органында, шулай ук Россия Федераль салым хезмәте Бердәм контакт-үзәгенең 8-800-222-222 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International