2022 елның 28 ноябрендә Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Солтания Фәсхетдиновна Галиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Истәлекле вакыйга белән юбилярны Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов.котладылар.
Юбилярга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк, чәчәкләр тапшырдылар. Кунаклар шулай ук сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы вакытлардагы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, озын гомер, нык сәламәтлек теләделәр.