Ульяновск шәһәренең "Замандаш" киноконцерт комплексында Әниләр көненә багышланган "татар теле һәм мәдәнияте көне" дип исемләнгән тантаналы чара узды.
Икенче кат фойесында 17-нче номерлы китапханә тарафыннан "Туган тел - халыкның рухи мирасы" исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Төп сәхнәдә сәламләү сүзе белән Ульяновск шәһәре башлыгының беренче урынбасары Вадим Андреев, Татарстан Республикасы Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, УГД депутаты Илья Ножечкин, "Россия хатын-кызлар союзы" оешмасының төбәк бүлеге рәисе Аслу Айзатуллина, УДД депутаты, Ульяновск шәһәре тимер юл районының Татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Рамил Абитов һәм өлкә районы башлыгы чыгыш ясады.
Рәхмәт хатлары белән тимер юл районы учреждениеләре һәм предприятиеләренең атказанган хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Бәйрәм концерты белән Татарстан Республикасының Ульяновск һәм Чүпрәле районы Татар иҗат коллективлары чыгыш ясады.