«Уңайлы мохит» тоталь тесты старт ала

2022 елның 25 ноябре, җомга

   2022 елның 2 декабрендә, Халыкара инвалидлар көне алдыннан, инвалидларның хокукларына һәм ихтыяҗларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Уңайлы мохит» тоталь тесты» гомумроссия акциясе старт ала.

   Акция 2022 елның 2-10 декабрендә Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә узачак.

   Тестлар традицион рәвештә онлайн форматта үткәрелә. Ул берничә тематик блок буенча сорауларны үз эченә ала: уңайлы мохит булдыру, инвалид кешеләр белән аралашу этикасы, ситуацион ярдәм күрсәтү кагыйдәләре. Шулай ук чара йомгаклары буенча әйдәп баручы экспертлар катнашында сораулар буенча ачык фикер алышу һәм тренинг узачак.

   Тестның спикерлары – танылган дәүләт эшлеклеләре, җәмәгатьчелек фикере лидерлары, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре.

   Чараның рәсми сайтында трансляциягә һәм тест узуга тоташу өчен сылтама тәкъдим ителәчәк.

   «Уңайлы мохит» тоталь тесты» нәтиҗәләре буенча инвалидлык һәм инклюзия мәсьәләләре буенча белемнәре һәм инвалидлыгы булган кешеләр өчен социаль инфраструктураны тудыру чараларына Россия Федерациясе субъектларының катнашу дәрәҗәсе буенча рейтинг формалаштырылачак.

   Катнашучыларны теркәү, белем бирү курсына керү һәм онлайн трансляцияләрне түбәндәге сайтта карарга була: www.total-test.ru. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International