2022 елның 24 ноябрендә Чүпрәле районы ЗАГС бүлегендә Галина Мадурова һәм Леонид Кашкаровның никахлары теркәлде. Алар Яңа Элмәле авылында гомер кичерә.
Гаилә озак еллар гражданлык никахы белән яшәгән. "Моңа ничектер игътибар итмәдек. Мобилизация башлангач, шулай да уйландык. Кызыбыз да буй җитте инде", - диде Галина.
Леонид Кашкаров агымдагы елның октябрендә мобилизацияләнә. Моңа кадәр ул резервистлар исемлегендә була.
– Мин ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Хәзер миңа 42 яшь. Узган ел резервчылар исемлегендә, хәрби өйрәнүләрдә булдым. Һәр ир-ат хезмәт итәргә һәм үз Ватанын, гаиләсен, якыннарын якларга тиеш. Моны туганнарым да аңлый. Хәзер без Казанда хәрби өйрәнүләр узабыз, - дип шәрехләде ул.
Мобилизацияләнгән Леонидка никахын рәсмиләштерү өчен өч көн биргәннәр. Аларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов котлады. Мондый катлаулы вакытта мөһим карар кабул итүләрен билгеләп үтте, гаилә бәхете һәм уңышлар теләде.
Чүпрәле районында өлешчә мобилизация игълан ителгәч, хәрби хезмәткәрләр белән 5 никах теркәлгән.