Чүпрәле районыннан биш егет туган иленә хезмәт итәргә киттеләр
Бу тапшыру быелгы көзге чакырылышта өченче.
Бүген, 2022 елның 23 ноябрендә, иртән иртүк Петр Дементьев исемендәге паркта егетлэрне РФ Кораллы Көчләре сафларына озату булды. Тантанада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Район башлыгы Марат Гафаров егетләргә яхшы хезмәт итүләрен, командирларның наказларын үтәүләрен, туганнарына хат язуларын теләде.
- Чүпрәле егетләре һәрвакыт ныклык, батырлык белән аерылып торды. Без сезгә ышанабыз егетләр. Хәерле юл!"- диде ул.
Бу тапшыру быелгы көзге чакырылышта өченче. 30 дан артык бала хезмәт итәргә китәчәк дип көтелә. Бүгенге көнгә Иске Кәкерле авылыннан Айдар Әсәдуллин, Матак авылыннан Виктор Ермолаев, Яңа Чүпрәледән Руслан Зартдинов, Олы Акса авылыннан Артем Лаврентьев, шылангы авылыннан Илһам Маллямов чакырылган иде.