2022 елның 16 ноябрендә Яңа Шигали авылында яшәүче Ольга Петровна Михайлова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Истәлекле вакыйга белән юбилярны Чүпрәле муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов һәм Звезда авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Оксана Семенова котладылар.
Юбилярга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк, чәчәкләр тапшырдылар. Кунаклар шулай ук сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы вакытлардагы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, озын гомер, нык сәламәтлек теләделәр.