17 ноябрь иртәсендә Иске Чүпрәле авылындагы П.В. Дементьев исемендәге хәрби паркта сигез егетне армия сафларына озату тантанасы булды. Алар-Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Евгений Афанасьев, Денис Кузнецов һәм Александр Михайлов, кече Үби авылыннан Данил Әхмәтов һәм Вадим Саймуллов, Городище авылыннан Владислав Мокшин, Борындык тимер юл станциясеннән Виктор Николаев һәм Чуаш Шәйморза авылыннан Никита Филиппов.
Армиягә чакырылучыларны озатырга Чүпрәле муниципаль районы хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм, әлбәттә инде, әти-әниләре, дуслары һәм якыннары килгән иде.
Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Городище авыл җирлеге башлыгы Николай Усмендеев һәм «Сувар» газетасы баш мөхәррире Ирина Трифонова егетләргә уңышларга ирешүләрен, яңа армия дусларын табуларын, хезмәт тәмамлангач, туган якларына әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Аннары булачак солдатларга район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.