Мәрьям апа әтисен хәтерләми, Сергей Сергеевич Бөек Ватан сугышына 1942 елда киткән һәм ике айдан соң хәбәрсез югалган. Ул вакытта кызга нибары дүрт яшь була. Ә менә әнисенең колхоз хезмәтеннән кайтып керә алмавы, ятим калган балаларын тырыша-тырмаша аякка бастыруы бүгенгедәй күз алдында аның. Үзе дә авылдагы мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлауга шул колхоз эшенә тотына.
1937 елның 15 ноябрендә Яңа Элмәле авылында туа ул. “Беренче сыйныфта безне Ольга Михайловна укытуын хәтерлим, дип сөйли Мәрьям (Мария) Сергеевна. -Без, яшүсмерләр, колхозда эшкә тотындык. Ул вакытта колхозда сарыклар, дуңгызлар, атлар күп иде бит. Аларны карарга, ашатырга кирәк иде.
1952 елның декабрендә әни салкын тидерде һәм үлде. Ул кечкенә генә гәүдәле, бик матур кеше иде. Без Илюша абый белән калдык. Ул Чокалы МТСында тракторчы булырга өйрәнде. Мин Ленин исемендәге колхозда дөңгызлар карадым. Күпме эшләсәк тә акча биреш юк иде, хезмәт көне язылып бара, шуңа көзен иген ала идек”, -дип искә ала балачак, яшьлек елларын Мәрьям Хәлимова.
1959 елда уңган кызларны Яңа Элмәледән өч чакрым гына ераклыкта урнашкан авыл – Яңа Чокалыга сыер савучы итеп җибәрәләр. Яшәп торырга йорт бирәләр. Алты кыз килә сыер савучы булып эшләргә Яңа Элмәле авылыннан. 1961 елда алар инде хезмәтләре өчен акча да ала башлыйлар. 1962 елда колхозга рәис итеп Равил Низаметдинов (Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое (1990), РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1983) билгеләнә. Колхозда тормыш нигезеннән үзгәрә. Терлекчелектә продукция җитештерү арта. Моның өчен колхозга нәселле таналар кайтарыла. Аларны да тырышып эшләүчеләргә беркетәләр. Мәрьям исә шундыйларның берсе була.
1965 елда һәр сыердан 3 мең 559 килограмм сөт савып, 1966 елда 3 мең 656 килограмм сөт савып, Мәрьям Сергеевна районда савымчылар арасында алдынгылыкны яулый. Тырыш, намус белән хезмәт иткән Мәрьям Хәлимованы Ленин ордены белән дә бүләклиләр. Күп тапкырлар район Советы депутаты, Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп тә сайлана ул. Билгеле, чая, эшен җиренә җиткереп эшли белгән уңган кызга сүз кушучы егетләр күп була. Ә ул яңа Армия хезмәтеннән кайтып, колхозга шофер булып эшкә урнашкан Җиһаншасын гомер юлдашы итеп сайлый. Аларга колхоз йорт салып бирә.
- Мине беркайчан да өстәмә эш куркытмады. Барлык йөкләмәләрне дә вакытында үтәргә тырыштылар. Шуңа күрә хөрмәт иттеләр, дип уйлыйм. Хезмәт ияләрен бәяләү бар иде бит ул вакытларда. Безнең колхоз алдынгы булгач һәр бәйрәмдә диярлек яхшы эшләгәннәргә орденмедальләр, башка төрле бүләкләр бирәләр иде. Миңа хәтта Социалистик Хезмәт Герое исемен бирәселәр иде, тик мин беренче балам белән декрет ялына китеп өлгердем, шул сәбәпле бу башлангыч тормышка ашмый калды, - дип сөйли Мәрьям апа.
Ә ике айлык декрет ялыннан моң ул сыерлар фермасына түгел, яшь бозаулар фермасына эшкә чыга. Колхозчы стажы Мәрьям Сергеевнаның – 46 ел!
Тормыш иптәше белән алар дүрт ул – Ирек, Илһам, Илдам, Илгамны тәрбияләп үстерәләр. Укыталар, хезмәтне яратырга өйрәтәләр. Хәер, көн-төн хезмәттә булган ата-ананың баласы башка төрле була да алмый. Бүген инде алар үзләре дә аякларында нык басып торган ир-егетләр һәм Чүпрәлебездән китмичә, шунда гаилә корып, йортлар җиткезеп, илгә-көнгә яраклы балалар үстереп яшиләр.
- Әтиләре генә ул-киленнәренең рәхәтендә озак яши алмады, 67 яшендә үк бу дөньядан китеп барды. Ә яшисе килә әле, -дип дәвам итә сүзен Мәрьям апа. – Пенсия бар, балаларның ерактагылары кайтып йөри, авылдагылары һәр көн килеп хәлемне белешә, берәр нәрсә пешерсәләр җибәрәләр, кертеп чыгалар. Сәламәтлегемнән дә зарланмыйм, Бәхет бит инде бу! Оныкларымның туйларында бииселәр килә әле...
Шулай булсын! Биергә язсын! Ватан хакына, ил хакына, гаилә, балалар хакына дип куйган хезмәтегез бәрабәренә бу сезгә тиеш тә һәм сез моңа лаек та!
Хезмәт ветеранын, Ленин ордены кавалерын 85 яшьлеге белән котларга уллары, киленнәре оныклары җыелды. Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков, авылның ветераннар советы рәисе Альфик Низамов, туганнары Мәрьям апа, Халимовлар турында яңа чыккан китап авторы Николай Ларионов та килде. Алар Мәрьям Хәлимова адресына котлау сүзләре җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Хәзер инде ветеранның күкрәгендә Ленин ордены белән янәшә “Чүпрәле районы оешуга 90 ел” юбилей медале дә бизи.